Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан табиблары күзләрнең аруын кисәтү өчен киңәш бирде
Күзләрнең аруын булдырмас өчен киңәшләрне « Мамадыш РҮХ» ДАССУ табиб-офтальмологы Костина Марина Сергеевна әйтте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Моның өчен эш урынын оештыру кирәк. Дөрес яктыртылган урын булырга тиеш. Башны авыштыруны, кул һәм арканың торышын күзәтеп торыгыз, эш өслегендә яктылык күләгәләре булмасын. Монитор яктылыгы гомуми фонда кискен аерылып тормаслык итеп көйләргә кирәк, ди белгеч.
Аның сүзләренчә, караңгыда, гомуми яктылык булмаганда, компьютер, смартфоннар, телефоннар һ.б. электрон мәгълүмат йөртүчеләр белән эшләмәскә киңәш ителә. 45 минут саен тәнәфесләр ясап алыгыз.
ШУлай ук күзләр, муен турысында кан әйләнешен торгызучы гади күнегүләр ясарга, начар күргән очракта офтальмологка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз