news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентларын Донбасска җимерек биналарны сүтәргә ярдәмгә чакыралар

Татарстан студентларына Донбасс территориясендә гуманитар миссиядә катнашырга тәкъдим иттеләр. Аларны Донецк халык республикасында җимерекләрне сүтәргә һәм инфраструктураны торгызу өчен җыялар.

«Студентлар отрядлары» берләшмәсендә чыккан хәбәрдән аңлашылганча, студентлар «Саур-Могила» мемориаль комплексын торгызу эшләрендә дә катнашачак.

Моннан тыш, медицина белеме бирә торган югары уку йортлары һәм көллиятләре студентларына волонтер булырга тәкъдим итәләр. Луганск халык республикасына медицина ярдәменең урта һәм кече буынында эшләүче хезмәткәрләр кирәк.

Үз иреге белән ярдәм итәргә теләүчеләргә Донбасска балалар лагерьларына вожатыйлар сыйфатында да килергә тәкъдим итәләр. Төркемнәр 1 һәм 15 июльдә, 1 һәм 15 августта кузгала. Ярдәм сәфәре 14-21 көн дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100