Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан спортчысы Липатова ирекле көрәш буенча дөнья чемпионатында катнаша
Ярышларда 180нән артык илдән спортчылар катнаша
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Светлана Липатова Лас-Вегаска (АКШ) китте, анда 7-12 сентябрьдә ирекле көрәш буенча дөнья чемпионаты уза. Ярышларда 180нән артык илдән спортчылар катнаша.
Чемпионат кысаларында спортчылар грек-рим, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча иң көчлеләрне ачыклаячак.
Искәртеп узабыз: Светлана Липатова 60 кг лы авырлык категориясендә чыгыш ясый, дип хәбәр ителгән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз