Татарстан спортчысы кышкы трек ярышларында Россия Кубогын отты
AG Team командасы пилоты Әнвәр Тутаев милли Кубокның йомгаклау этабында икенче урынга лаек булды һәм гомуми зачетта җиңү яулады.
(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстанның AG Team командасы узышчысы Әнвәр Тутаев кышкы трек ярышлары буенча Россия Кубогын отты. Бу хактаAG Team командасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ил Кубогының йомгаклау этабы Ижевскида узды. Тутаев анда турнирның гомуми зачетында алдынгы булды. Нәтиҗәдә, Татарстан спортчысы генераль классификациядә беренче урынын саклап калды - AG Team командасы пилоты финишка икенче булып килде һәм ил Кубогын яулады.