news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчыларының Санкт-Петербургка ярышларга мөстәкыйль рәвештә барышы булган – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы

Ярышлар министрлыкның бердәм календарь планына кертелмәгән булган

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Түбән Новгород өлкәсендә юлда транспорт һәлакәтендә гомерләре өзелгәннәрнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша. “Киләчәктә мондый фаҗигаләргә юл куймас өчен барысын да эшләячәкбез”,– диде бүген журналистларга ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов.

Аның сүзләренә караганда, 23-24 майда Санкт-Петербург шәһәрендә буласы ярышларга каратэ буенча Татарстан җыелма командасы ТР Каратэ федерациясе хисабына (финанс мәсьәләдә - ред.) барган. Шуңа бәйле рәвештә, пассажир ташу белән шөгыльләнгән предприятиене дә федерация үзе сайлаганлыктан, автобусның юлга чыгу вакыты һ.б. мәсьәләләр әлеге 2 оешма компетенциясендә булган.

“Кагыйдә буларак, теге яки бу ярышка бару министрлыкның бердәм календарь планына туры китереп тормышка ашырыла. Санкт-Петербургта буласы спорт чарасы исә әлеге планга кертелмәгән иде, ТР Каратэ федерациясе министрлыкка аның турында хәбәр итмәде”, – дип сөйләде министр урынбасары. Ул билгеләп узганча, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы республика ведомствосының бердәм календарь планына кертелгән ярышларга баруны гына контрольда тота һәм бу максатларга акча бүлеп бирә. Планга кертелмәгән ярышлар турында федерация вәкилләре министрлыкка хәбәр итәргә бурычлы түгел.

Алмаз Мингулов киләчәктә бу төр фаҗигаләрне кисәтү өчен чаралар күреләчәге турында әйтте. Шулай ук һәлакәттә гомере өзелгәннәрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе турында фикер алышу күздә тотыла.

Искәртеп үтик: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. 51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як полосага чыккан дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган.

Балаларның берсе Казанның “Феникс” спорт каратэсы клубына, калганнары “Ак Бүре” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөргән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100