news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары Түбән Новгород өлкәсендә очраган транспорт һәлакәте буенча икенче җинаять эше кузгатылды

Автобус йөртүчегә карата чикләү чарасы мәсьәләсе хәл ителә

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Пассажир автобусы белән "MAN" йөк автомобиле бәрелешү очрагы буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Кстово районы идарәсе тикшерү органнары тарафыннан җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы.

Күзәтү органында "Татар-информ" агентлыгына аныклап узуларынча, эш РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 5нче өлеше ("Саксызлык аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте һәм транспорт чарасыннан файдалану кагыйдәләрен бозу")  буенча кузгатылган. "Җинаять эше буенча хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, автобус йөртүчене сак астына алу рәвешендәге чикләү чарасы мәсьәләсе хәл ителә", - диелгән хәбәрдә.

Элегрәк Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород буенча Тикшерү идарәсе балаларны йөрткән вакытта эшкә салкын карау факты буенча җинаять эше кузгату турында хәбәр ителгән иле. Аларны тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы контроленда.

Искәртеп узабыз: бүген сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. 

51 яшьлек автобус йөртүче руль артында йоклап киткән һәм каршы як хәрәкәт полосага чыккан, дип фаразлана. Автобуста 11-14 яшьлек 12 бала, 6 озата баручы, 2 йөртүче булган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, 3 кеше шунда ук үлгән, аларның 1се - бала. Калган зыян күрүчеләр, ә алар - 17, төрле дәвалау учреждениеләренә озатылган.        

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100