news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары катнашындагы юл һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатылды

Барлык вазифаи затларның гамәлләренә бәя биреләчәк

  (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан спортчылары катнашындлагы юл һәлакәте факты буенча РФ Җинаять кодексының 293 нче маддәсе 3нче өлеше ("Эшкә салкын карау аркасында, ике һәм аннан күбрәк кеше үлеменә китерү ") билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды, дип белдерә Россия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин.

Җинаять эшен Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча тикшерү органнары кузгаткан.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 21 майда сәгать 4ләр тирәсендә Түбән Новгород өлкәсе Кстово районы Новое Ликеево торак пунктыннан 11 км ераклыкта урап уза торган юлда автобус “МAN” йөк машинасы белән “маңгайга-маңгай” бәрелешкән. Автобусның Казаннан Санкт-Петербургка барышы булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, 9 яшүсмер зыян күргән, 3 кеше үлгән, аларның 1се - балигъ булмаган кыз бала. Барлык балалар да Түбән Новгород хастаханәләренә озатылган, ә 2 бала бик авыр хәлдә.

“Җинаять эшен тикшерү кысаларында балалар өчен җаваплы барлык вазифаи затларның гамәлләре тикшереләчәк”, - дип ассызыклана хәбәрдә. Хәзер һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100