news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары яңгыр һәм көчле җил турында кисәтте

Иртәгә, 5 октябрьдә, Татарстанда шактый салкын һәм дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада көндез аязучан болытлы булачак. Төнлә һәм иртән вакыт-вакыт яңгыр явачак, көндез төбәктә урыны белән бераз явым-төшем көтелә. Казанда да яңгыр фаразлана.

Моннан тыш, көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан исә торган җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Төнге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы +4..+9 градус (ТР башкаласында — +6 .. +8 градус) тәшкил итәчәк. Көндез һава +9..+14 градуска кадәр җылына (Казанда — +11..+13).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100