news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары томан, яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә, 2 октябрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, шулай ук Казанда да, яңгыр көтелә, дип хәбәр итә метеорологлар.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Көндез көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан җил уртача тизлектә исәчәк, ә көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә төбәктә һава температурасы -+5..+10 градус (көнбатышта +13 градуска кадәр, Татарстан башкаласында +9..+11 градуска кадәр). Көндез һава температурасы +13..+18 градуска кадәр җылытачак (Казанда +14, +16 градуска кадәр).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100