Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан синоптиклары буран чыгу ихтималлыгы хакында кисәтә
Республика буенча көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 5тән 10 градуска кадәр салкын булачак
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Вакыты белән кар явачак, урыны белән буран чыгу ихтималы бар.
Төнлә Татарстанда һава температурасы - 7дән 12, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез 5-12 градус салкын булачак. Республиканың көньяк-көнбатышында иң салкын һава торышы фаразлана. Казанда һава температурасы төнлә - 9-11, аязган вакытта 12-14 градус салкын булачак. Синоптиклар көндез 6-8 градус салкын булыр дип хәбәр итә.
24 октябрьгә каршы төндә республикада аязучан болытлы һава булачак, күпчелек районнарда кар яву ихтималы бар. Термометр баганалары - 11, аязган вакытта 14 градус салкынны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз