news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында кисәтә

Республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 24 мартта республика территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтә.

«24 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк», - диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100