news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан синоптиклары алдагы берничә көнгә һава торышын фаразлады

Татарстан синоптиклары киләсе атна башында – 27-29 мартта республика территориясендә нинди һава торышы урнашачагы турында сөйләде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.

Дүшәмбе төнлә һәм иртән томан көтелә, шул ук вакытта көньяктан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4..-9 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Сишәмбе көнне синоптиклар урыны белән бераз яңгыр явачак дип фаразлый. Көньяк-көнбатыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә. Һава температурасы бераз түбәнәя: төнлә +2..+7, көндез +7..+12 градус тәшкил итәчәк.

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан исә. Һава температурасы төнлә моннан алдагы көннәр белән чагыштырганда сизелерлек түбәнәячәк – термометрның терекөмеш баганасы -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Әмма көндез температура +8..+13 градус тәшкил итәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100