news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарлары билгеләнде

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында министрның яңа урынбасарларын билгеләделәр. Бу хакта бүген «Татар-информ»га билгеле булды.

Элегрәк министрның беренче урынбасары итеп Елена Демьянова билгеләнде. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасарлары итеп Илнур Сибгатов һәм Андрей Ефремов билгеләнде.

Элегрәк Казанның Сәламәтлек саклау идарәсен Илназ Әхмәдиев җитәкләячәге билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, 8 октябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры вазифасына ведомство башлыгының элеккеге беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә республика Сәламәтлек саклау министрлыгында кадрлар алмашынулары башланды. Республика клиник хастаханәсенең һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табиблары билгеләнде. Үз постларын өч министр урынбасары калдырып китте, алар арасында элек Казан шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе белән җитәкчелек иткән Владимир Филатов та бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot