news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләре рәссамнары Чирмешән районы тарихын картиналарга күчерде

Татарстан шәһәрләре рәссамнары Чирмешән районы тарихын картиналарга күчерде
Кадрия Гамирова

Татарстан рәссамнары Чирмешән районы авылларының матур күренешләрен рәсемгә төшерде. Ун көн дәвамында районда 24 рәссам эшләде, осталар үз картиналарында район тарихын язды. Аларның һәрберсе үзләренең иң уңышлы эшләрен районга бүләк итеп калдырды. Бу турыда «Безнең Чирмешән» сайтында хәбәр ителә.

«Бу безнең илленче – юбилей пленэры. Чирмешәндә безне бик җылы кабул иттеләр, район җитәкчелегенә һәм кунакчыл халкына зур рәхмәт. Пленэр вакытында без сезнең төбәкнең бөтен гүзәллеген җиткерергә, районда яшәүче кешеләрнең матурлыгын күрсәтергә тырыштык», – диде ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Мөдәрис Минһаҗев.

Мондый проект белән рәссамнар районда әле беренче генә тапкыр, күбесенең безгә тәүге тапкыр килүе. Алар авыллар күренешләрен, аның табигатен рәссам күзлеге аша карап киндер тукымага төшерде.

-Мин күбрәк портретлар ясарга яратам, моны кеше белән аралаша-аралаша эшләгәндә аның образын тулырак ачарга була, – ди Казаннан килгән рәссам, балалар сәнгать мәктәбендә укытучы Елена Баймяшкина. – Дөресен әйткәндә, картиналар ясап кына тормыш алып барып булмый, рәсем ясау ул - күңел ихтыяҗы.

Утыз Имән авылы урамы күренешен киндергә төшергән Фәрит Шәрәфиев бездәге табигатьнең матурлыгы турында сокланып сөйләде.

Рәссамнар безгә кадәр Аксубай һәм Әгерҗе районнарында булган, соңгысына кабат чакыру алганнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100