Татарстан сәламәтлек саклау министры кадрлар алмашуы турында хәбәр итте
Марат Садыйков Татарстан медицина учреждениеләрендә яңа билгеләүләрне шәрехләде.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Валерия Белова). Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина өлкәсендә кадрлар алмашуы турында хәбәр итте. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ведомство башлыгы үзе сөйләде.
Аның сүзләренчә, Татарстан медицина учреждениеләрендә соңгы үзгәрешләр – республика министрлыгының төгәл стратегиясе.
“Бу кадрлар ротациясе турындагы стратегиясен кабул иткән Сәламәтлек саклау министрлыгының позициясе. Министрлык стратегиясе дәвам итәчәк”, - дип билгеләп үтте Марат Садыйков.