news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан "Россия ел укытучысы – 2014” конкурсының абсолют җиңүчесе Алла Головенькина Мәскәүдә Укытучы көне уңаеннан уздырылачак бәйрәм тантанасын алып барырга җыена

Чара Дәүләт Кремль сараенда була

 (Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан укытучысы, “Россия ел укытучысы – 2014” конкурсының абсолют җиңүчесе Алла Головенькина Мәскәүдә Халыкара укытучы көне уңаеннан уздырылачак бәйрәм тантанасын алып барачак. Чара 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда була. Нәкъ менә бу көнне “Россия ел укытучысы – 2015” конкурсы җиңүчесе игълан ителә. Искәртеп үтик: конкурсның йомгаклау өлеше бу көннәрдә Казанда уздырыла.

“Бу бер дә көтелмәгән тәкъдим булды. Әмма ул килде һәм мин бик рәхәтләнеп үземне әлеге рольдә сынап карарга ризалык бирдем”, – дип хәбәр итте Алла Головенькина “Татар-информ” МАна.

Ул бу хакта күптән түгел генә белгән. “Бу “Россия ел укытучы” конкурсы җиңүчесен шундый чарага алып баручы сыйфатында чакырган беренче ел”, – дип өстәде Головенькина.

Татарстан укытучысы белән бергә чараны “Учительская газета” баш мөхәррире Петр Положевец алып барыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100