news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең адресы үзгәрде

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге төзекләндерү вакытына башка бинага күчеп тора. Вәкиллек хәзер Екатеринбург шәһәренең Карл Либкнехт урамында 22нче йортта (Консуллар бинасы) 307нче офиста эшләячәк.

Вәкиллекнең рәсми сайтында язылганча, оешманың үз бинасы – Екатеринбург шәһәрендәге Сако һәм Ванцетти урамындагы 24нче йортта (Агафуровлар йорты) ремонт – реставрация эшләре була.

Татарстан Республикасы вәкиллегенең вакытлыча яңа телефон номерлары: (343) 272 43 53, 272 43 22, 272 43 32.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100