news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Татарстан Республикасында ирекле янгын сакчылыгына дәүләт ярдәме күрсәтелү турында” закон проекты әзерләнә

Янгын куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итү өчен, тагын 84 авыл һәм бистәдә ирекле янгын сакчылыгы подразделениеләре оештыруга ихтыяҗ бар

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Янгын турында хәбәр алынганнан соң, аны сүндерү өчен, норматив буенча, янгын сүндерү машинасы шәһәр җиренә 5-10 минут, авыл җиренә 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Татарстан муниципаль районнарындагы 3165 торак пунктның 312сенә, ягъни 10 процентына шушы вакыт эчендә барып җитү мөмкин түгел. Җитмәсә, 192 торак пункт урманга терәлеп үк утырган. Шуңа күрә, урыннарда ирекле янгын сакчылыгы подразделениеләре төзелә. Совет чорында 1100 шундый подразделение хәтәр хәлдә ярдәмгә чыкса, хәзер 602 генә һәм аларның карамагында бүген 349 янгын сүндерү машинасы, 388 янгын сүндерү техникасы исәпләнә. Янгын куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итү өчен, тагын 84 авыл һәм бистәдә ирекле янгын сакчылыгы подразделениеләре оештыруга ихтыяҗ бар.

Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә һәм кайбер министрлыклар, ведомстволар җитәкчелеге вәкилләре, республика муниципаль берәмлекләре Башкарма комитетлары башлыклары катнашында үткәрелгән “түгәрәк өстәл” утырышында ТР Россия гадәттән тыш хәлләр министрының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары - ТР Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсе башлыгы Таһир Кәримуллин шундый мәгълүматлар китерде.

Бу мәсьәләдә Р.Моратов һәрбер торак пунктта, һәр бакчачылык ширкәтендә шундый подразделение булдыру кирәклеген басым ясап әйтте, моңа муниципалитетлар аеруча игътибар бирергә тиеш, диде.

ТР гражданнар оборонасы эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин чыгышында, “Татарстан Республикасында ирекле янгын сакчылыгына дәүләт ярдәме күрсәтелү турында” закон проекты әзерләнә, анда аларга региональ һәм төбәк салымнары буенча ташламалар, матди ярдәм карала, дип белдерде. Бу мәсьәлә буенча тагын 2 атнадан җыелып сөйләшү күздә тотыла, диелде утырышта. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100