news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында» закон проекты кабул ителде
Татарстан законнарына беренче тапкыр “инновация”, “инновация эшчәнлеге”, “дәүләтнең инновация сәясәте” дигән төшенчәләр кертелә
Скопировать ссылку
(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге тугызынчы утырышында “Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында»гы закон проекты беренче укылышта 74 тавыш белән кабул ителде, ул, төзәтмәләр, өстәмәләр кертелеп, икенче укылышка әзерләнәчәк.
Шуңа кадәр закон проекты буенча аңлатма белән чыккан ТР икътисад министрының беренче урынбасары, Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявева, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев чыкты.
Аерым алганда, Татарстан законнарына беренче тапкыр “инновация”, “инновация эшчәнлеге”, “дәүләтнең инновация сәясәте” дигән төшенчәләр кертелә.
Республикада инновацион эшчәнлек мәсьәләләрен хәл итү гамәлдәге Президент Указларында, Хөкүмәт карарларында чагылыш тапкан. ТР Президенты Указы белән 2008 елда Татарстан Республикасында 2015 елга кадәр Фәнни һәм инновацион эшчәнлекне үстерү стратегиясе расланган иде. Ә ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2004-2010 елларда Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлекне үстерү программасы кабул ителде. Әмма бу норматив-хокукый актлар инновацион эшчәнлек субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрлелеген көйләп бетерә алмый, аерым нормалар фәнни-техник прогресс казанышларын җитештерүне үстерү өчен куллануга этәрми. Шул сәбәпле, ТР Икътисад министрлыгы “Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында» закон проектын әзерләгән, диелде утырышта.
А.Кудрявцева билгеләп үткәнчә, инновацион эшчәнлекне җайга салучы мондый законнар Россия Федерациясенең 20ләп субъектында кабул ителгән. Татарстан парламентарийлары бәяләвенә чыгарылган закон проекты нигезендә, республикадагы инновацион сәясәтнең төп принциплары булып инновацион потенциалны үстерү һәм нәтиҗәле файдалану, инновацион эшчәнлекнең мөһимлеген һәм аның Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше дәрәҗәсенә йогынтысын тану һ.б. тора.
Әлеге закон нигезендә инновацион эшчәнлек белән инновацияләрне булдыру һәм аларны тормышка ашыру физик, юридик затлар, технополислар, технопарклар, технологик инкубаторлар, венчур фондлары һәм башка оешмалар шөгыльләнә ала.
Парламент җитәкчесе, документны икенче укылышка әзерләгәндә, закон проектына инновацион продуктларны дифференциацияләү өлкәсендә билгеле бер төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot