news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кузбасска килде

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәренә эш сәфәренә килде. Халыкара аэропортта Рөстәм Миңнехановны Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев каршы алды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Президентының эш графигында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм 2022 – 2024 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Кемерово өлкәсе администрациясе Коллегиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планына кул кую күз алдында тотыла.

Алга таба ике төбәк җитәкчесе Новокузнецкта уза торган икенче Халыкара шахтерлар Сабантуеның мәртәбәле кунаклары булачак.

Беренче Халыкара шахтерлар Сабантуе Кемерово шәһәрендә 2021 елда узган иде һәм Кузбассның 300 еллыгына багышланды. Киләсе 2023 елның җәендә Кузбасста федераль Сабантуй узачак, аны уздыру хокукын 18 июньдә Ульяновскта Сергей Цивилевка Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских тапшырдылар, диелә хәбәрдә.

  • Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Кемерово өлкәсе территориясендә 40 меңнән артык татар яши. Татарлар, төбәктә халык саны буенча икенче милләт булып, авыр шахтерлык эшендә лаеклы урын алдылар. Узган гасырның 20 нче елларыннан башлап алар Кузбассның барлык шахталарында, шулай ук төбәкнең башка тау эшләре һәм сәнәгать үзәкләрендә эшлиләр.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100