news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы кырларында мобиль лаборатория ашлык сыйфатын билгеләячәк

Агымдагы елда «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына кырларда, ындыр табакларында һәм ашлык саклагычларда ашлыкның сыйфатын һәм иминлеген тикшерү өчен уникаль мобиль лаборатория кайтты.

Ул су белән тәэмин итү, вентиляция, җылыту, энергияне саклау, суыту системалары белән җиһазландырылган. Лабораториянең республикада һәм күрше төбәкләрдә аналоглары юк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 

Автомобильнең салоны кирәкле үлчәү чаралары, бөртекле, кузаклы һәм майлы культураларның сыйфатын төгәл һәм оператив анализлау өчен кирәкле ярдәмче һәм сынау җайланмалары белән комплектланган, бу уңышны җыю яисә саклау урынында ук ашлыкны квалификацияле бәяләргә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100