news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайгылы көннәрдә республика халкына теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәт белдерде.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигагә бәйле рәвештә, күпсанлы кайгы уртаклашу телеграммалары килү дәвам итә.

«Без күңелебез белән якыннарын югалтучылар һәм бу фаҗиганең коточкыч минутларын кичерүчеләр янында, — диелә Россия Федерациясенең Европа Советы каршындагы Даими вәкиллек коллективының оешма җитәкчесе Иван Солтановский кул куйган кайгы уртаклашу телеграммасында. — Яралылар тиздән үз гаиләләре һәм дуслары белән бергә булырлар дип өметләнәбез. Зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз».

«Без һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез», — дип мөрәҗәгать итте Казахстан Республикасы Парламентының Мәҗлес рәисе Нурлан Нигъмәтуллин.

«РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая чын күңелдән кайгы уртаклашты. «Балалар һәлак булганда юату өчен сүзләр табу һәм югалту кайгысын аңлатуы кыен, — диелә аның Фәрит Мөхәммәтшин исеменә язылган телеграммасында. — Үз ягымнан, кирәк булса, сезнең белән бергә, законнар чыгаручылар советы кысаларында, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча барлык тәкъдимнәр буенча фикер алышырга әзермен».

Кайгы уртаклашу телеграммалары Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы җитәкчеләреннән, Россия Федерациясенең субъектларының закон чыгару җыелышларыннан, Федераль Җыен депутатларыннан һәм сенаторларыннан һәм башкалардан килде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кайгылы көннәрдә республика халкына теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100