Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Чаллыда гражданнарны кабул итә
Очрашуга 30-55-75 телефоны буенча язылырга мөмкин
(Чаллы, 18 март, «Татар-информ»). 25 мартта Чаллыда Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ренат Тимерҗанов гражданнарны кабул итә. Бу көнне Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсенә гражданнар үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә ала.
Очрашуга 30-55-75 телефоны аша язылырга мөмкин. Адрес: Чаллы ш., Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 268 бүлмә.
Бу хакта шушы шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.