news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан районнарында "Россиянең чаңгы юллары-2018" ярышлары узачак

Россия күләмендә чаңгы ярышлары 36нчы мәртәбә үткәрелә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). З6нчы тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, 10 февральдә Татарстанның берничә районында «Россиянең чаңгы юллары-2018» ярышлары узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

1982 елдан бирле үткәрелә торган Бөтенроссия чаңгы ярышлары илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгалардан санала.

Татарстанда төрле киң колачлы спорт ярышлары даими үткәрелеп килә. Алты ел эчендә республикада 1300дән артык спорт объекты сафка бастырылган, шәһәр-авылларда 791 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче татарстанлыларның саны 40 процентка арткан.

Россия Президенты Владимир Путин үзенең чыгышларында һәрвакыт: «Тормыш сыйфаты массакүләм спортның ни дәрәҗәдә оештырылуы белән дә бәяләнә. Кече яшьтән үк физкультура белән шөгыльләнергә кирәк, һәркем үзенең тормышына җаваплы карарга тиеш», - дип искәртә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100