news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Татарстан яңа уку елына багышланган «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара 17-31 августта Россиянең 79 төбәгендә узачак. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Акцияне Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештыра. Аның вәкилләре педагогларның традицион август киңәшмәләрендә укытучыларны котлап открыткалар, чәчәкләр тапшырачак һәм мөһим эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәчәк», - диелә хәбәрдә.

Татарстаннан тыш, «Рәхмәт, укытучы!» акциясе Алтай, Төньяк Осетия-Алания, Коми, Калмыкия, Адыгей, Хакасия, Саха (Якутия), Дагыстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Тыва, Карелия, Удмуртия, Чечня, Чувашия, Карачай-Черкас республикаларында да узачак.

Акцияне Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, Алтай, Ставрополь, Хабаровск, Приморье, Байкал аръягы, Красноярск, Краснодар, Пермь крайларында һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә хупладылар.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышы 19 августта Яшел Үзәндә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100