news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан проекты “ПРОФ-IT” III Бөтенроссия конкурсының “Мәгарифтә IT” номинациясендә җиңү яулады

ТРдан тагын 2 проект конкурста җиңү өчен бүген көч сынаша

 (Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Кичә Ханты-Мансийскида “ПРОФ-IT” III Бөтенроссия төбәк мәгълүматлаштыру проектлары конкурсы финалының беренче көне уздырылды.

Быел жюри хозурына барлыгы 170 проект тәкъдим ителгән, шуның 36сы финалга үткән. Алар 10 номинация буенча бәяләнгән.

Татарстан “ПРОФ-IT” III Бөтенроссия конкурсына 13 хезмәт җибәргән. Шуның 3се бәйгенең финалына узган.

Финалның беренче көне йомгаклары буенча Татарстанның “Мәктәп картасы” проекты “Мәгарифтә IT” номинациясендә җиңү яулады. Проектны ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова презентацияләде.

“Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мәгълүмати-аналитик системасы” һәм “Татарстан Республикасы кадрлар хезмәте” проектлары җиңү өчен бүген көч сынаша.

Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100