news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды

Завод 24 млн 160 меңгә, ЯК-42Д пассажир самолеты 40 меңгә сатыла.

Татарстан приставлары сатуга Казан уксус заводы бинасын һәм самолет куйды
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Татарстанда Казан уксус заводы бинасы һәм “Төмән авиалинияләре” самолеты сатуга куелган. Тиешле лотлар Татарстан суд приставлары базасында күрсәтелгән.

Завод Казан шәһәренең Гладилов урамындагы 18 нче йортта урнашкан. Аның идарә, төп җитештерү биналары, цех, остаханә, складлары, шулай ук 2720 квадрат метр мәйдандагы җир кишәрлеге сатыла. Башлангыч бәясе 24 млн 160 мең сумны тәшкил итә.

1993 елда чыгарылган ЯК-42Д пассажир самолетының башлангыч бәясе 40 млн сум куелган.

Сатулар 20 февральдә узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100