news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президентына “Яңа авыл” проектын тәкъдим иттеләр
Республикада авыл территориясен комплекслы үстерү буенча сынау проекты гамәлгә ашырылырга мөмкин
Скопировать ссылку
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Ульян өлкәсендә “Яңа авыл” проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
Проект җитәкчесе Юрий Шевченко Ульян өлкәсе “Яңа Малыклы районы” муниципаль берәмлегенең Александровка бистәсендә “Яңа авыл” проектын комплекслы үстерү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Тәкъдим итү проекттагы агымдагы хәлләрнең торышын бәян итүче видеофильм күрсәтү белән башланды.
Юрий Шевченконың сүзләренә караганда, авыл нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә, аның әйләнә-тирәсендә ферма-саттелит төзелә. Һәр ферма видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, алар буенча барлык мәгълүмат бер электрон системага тупланган. Киләчәктә бөтен территория Wi-Max челтәре белән колачлап алыначак. Авылның “йөрәге” – иң яңа техника белән җиһазландырылган лаборатория. Проектта катнашучы һәр гаилә 100 мең сумга якын (бөтен гаиләгә 1 миллион сум тирәсе), ферма-саттелитларда 60 мең сум керем алачак.
Тәкъдим итү төгәлләнгәннән соң Юрий Шевченко журналистларга белдергәнчә, проект мәктәп, кинотеатр һәм стадион төзүне дә исәпкә алып, 7 ел эчендә үзен аклаячак. “Без яшьләрне эш һәм йорт белән кызыктырып кына авылга кайтарып булмавын яхшы аңлыйбыз. Яңа социум булдырырга кирәк. Авыл территорияләрен җанландыру һәм яшәртү өчен шундый инфраструктура проектлары төзергә кирәк”, - дип ачыклык кертте ул.
Проект җитәкчесе белдергәнчә, Татарстанда фәнни-инновацион үзәк сыйфатында бер авыл төзелергә мөмкин. Аның белән параллель рәвештә эре агрохолдингларда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда югары технологияле фермаларның санын күбәйтү белән шөгыльләнүче дивизионнар төзеләчәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында әлеге проект кысаларында эшне координацияләү өчен эшче төркем оештырылачак.
“Яңа авыл” проекты өч нигезләмәне күздә тота. Беренчедән, авыл хуҗалыгы производствосының үзкыйммәтен киметү, икенчедән, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, эшкәртү һәм сатуның тулы бер чылбырына контроль урнаштыру, өченчедән, конкрет бер төбәктә йөзләгән фермерны җитештерү өлкәсенә җәлеп итү һәм шәхси керемен арттыруны максат итеп куйган вак милекчегә таянып производствоның киң җәелүен тәэмин итү.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү проекты авыл хуҗалыгы территорияләрендә тулы канлы тормыш булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Яңа авыл” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яңа Малыклы районының Александровка бистәсендә щиттан җыелмалы йортлар һәм металл-каркастан һәркайсы 10 ана дуңгыз һәм 24 сыерга исәпләнгән мини-фермалар төзелә.
Проект авыл хуҗалыгы предприятиесенең яңа форматын гамәлгә ашыруны күздә тота, анда җитештерү линиясе мөмкин кадәр киметелгән, шуның нәтиҗәсендә мини-фермага бер фермер яки бер гаилә хезмәт күрсәтә ала.
Проект торак йортлар һәм төрле юнәлештәге терлекчелек фермалары төзүне күздә тота. Барлыгы 91 объект сафка бастыру ниятләнә. Аларның 45 е – дуңгыз фермасы, 20 се – 24 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөтчелек фермасы, 26 сы – 3875 кошка исәпләнгән кошчылык фермасы. Барлык фермаларда гомуми җитештерү күләме 1449 тонна тәшкил итә.
Барлыгы төрле юнәлештәге 137 ферма төзеләчәк.
Әлеге проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 миллиард сум тәшкил итә. Александровка бистәсе файдалануга тапшырылганнан соң 1 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә алачак.
Хәзерге вакытта 24 йорт (алар барлыгы 130 булачак) һәм гаилә тибындагы 24 терлекчелек фермасының беренче чиратын төзү эшләре тәмамланган.
Әлеге фермаларны дәгъвачылар белән комплектлаштыру күздә тотыла. Алар - авыл хуҗалыгы өлкәсендә тиешле белеме булган 30 яшькә кадәрге белгечләр. Дәгъвачылар билгеләгән вакытта алар белән конкурс нигезендә ай саен 25-30 мең сум хезмәт хакы түләү шарты белән 10 елга килешү төзеләчәк. 10 ел узганнан соң торак йорт һәм ферма кооперативның әлеге әгъзасы милкенә күчә. Кооператив белән идарәче компания җитәкчелек итә.
Торак йортлар һәм фермалардан тыш, проект нигезендә мини-эшкәртү, катнаш азык заводлары, шулай ук социаль инфраструктура объектлары (мәктәп, балалар бакчасы, кибет, физкультура-спорт һәм күңел ачу үзәкләре) төзү күздә тотыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2