news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан Президентына РФ оборона министрының күчмә вымпелы тапшырылды
ТР өченче ел рәттән РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрү буенча Бөтенроссия конкурсында 1 нче урынны яулый
Скопировать ссылку
(Казан, 28 май, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка 2009 елда РФ гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү, чакырылышны оештыру һәм үткәрү буенча Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе оборона министрының күчмә вымпелын тапшыру тантанасы булды.
РФ оборона министрының 2010 елның 28 апрелендә чыккан 433 нче номерлы боерыгы нигезендә, 2009 елгы конкурс нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы беренче урынны яулады. Татарстан Республикасында гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү, хәрби чакрылышны оештыру һәм үткәрүдә иң яхшы күрсәткечләргә республика башкарма хакимияте, җирле үзидарә органнарының, хәрби комиссариатлар һәм иҗтимагый оешмаларның әлеге мәсьәләләр буенча көйле эшләве һәм үзара ярдәм итешүе нәтиҗәсендә ирешелде.
“Татарстан тагын бер мәртәбә икътисад, финанслар һәм спортта гына түгел, оештыру-мобилизация эшләренә бәйле мәсьәләләр буенча да көндәшлеккә сәләтле икәнлеген күрсәтте. Үсеп килүче буынны тәрбияләү максатында бу эшнең әһәмияте бик зур”, - дип ассызыклады тантанада Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, республикада алып барыла торган әлеге системалы эшнең нәтиҗәләре күренә инде. Хәрби белгечлек алган егетләр армиягә китә, аннан алар әзерлекле белгечләр – илебезнең терәге саналган кешеләр булып кайталар.
Татарстан Президенты муниципалитет җитәкчеләре, ТР Хәрби комиссариаты, ТР Хөкүмәте һәм беренче вице-премьер Равил Моратовка нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең (федераль, төбәк һәм муниципаль) тырышлыгы берләштерелә.
Төп оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы – РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары генерал-полковник Василий Смирнов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, дәүләтнең оборона сәләте – хәрби частьләрнең әзерлегенә, аларның әзерлеге – хәрби техника белән тәэмин ителешкә, иң мөһиме - шәхси состав белән комплектлаштырылуына һәм аның әзерлек дәрәҗәсенә бәйле.
Аның сүзләренә караганда, 2009 елда узган РФ Дәүләт Советы Президиумында Россия Президенты Дмитрий Медведев гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә күп дәрәҗәле система булдыру бурычын куйды. Киңәшмәгә әезрлек барышында РФ төбәкләренең һәм барыннан да элек яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүне оештыруда, гражданнарны хәрби хезмәт нигезләре һәм хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләүдә Татарстанның тәҗрибәсе файдаланылды.
“Бу өлкәдә әйдәп баручы позициядә торуыгызны сез конкурс барышында расладыгыз. Шунысы куанычлы, республика бу бәйгедә инде дүртенче тапкыр призлы урыннар яулый, өстәвенә, сез өч ел рәттән беренче урынга лаек булдыгыз”, - дип белдерде Василий Смирнов.
Генерал-полковник билгеләп үткәнчә, Татарстанда даими рәвештә патриотик тәрбия бирү һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдә яңа формалар һәм алымнар эзләү процессы бара. Республикада оештырылган “Патриот” спорт һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгенең эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Республикада кадетларны укыту программасы эшләнгән. 2008-2009 елларда кадет мәктәпләрендә белем алучыларның саны 2,5 меңнән 8 меңгә кадәр артты.
РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары республикада гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү системасын камилләштерүдә әһәмиятле чаралар күргән өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт әйтте.
Генерал-полковник Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка РФ оборона министрының күчмә вымпелын тапшырды. Республика башлыгы РФ Хөкүмәте Рәисе һәм РФ оборона министрының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Василий Смирнов ТР Хөкүмәтенә 10 “Урал” йөк машинасы алу өчен транш тапшырды. Шуннан соң хәрби дәрәҗәләр, Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot