Татарстан Президенты законга кул куйды
“2004–2010 елларга исәпләнгән ТР Торак–коммуналь комплексын реформалаштыру һәм яңарту программасын раслау турында”гы ТР Законына үзгәрешләр кертелде
(Казан, 25 декабрь, “Татар–информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев “2004–2010 елларга исәпләнгән ТР Торак–коммуналь комплексын реформалаштыру һәм яңарту программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”гы Законга кул куйды.
Закон нигезендә сыйфатсыз итеп һәм (яки) өзеклекләр белән күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр үзгәреше тәртибен РФ Хөкүмәте тарафыннан вәкаләт бирелгән федераль башкарма хакимият органы билгели.
Закон тексты рәсми төстә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.