Татарстан Президенты ТР законнарын имзалады
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика законнарына кул куйды
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика законнарына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
ТР Президенты “Татарстан Республикасында суд участоклары һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турындагы” Татарстан Республикасы Законының 2 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары милек хокукын чынга ашырганда арендага ала торган мәйданның күләмен, кичектереп түләү вакытын билгеләү турындагы” Татарстан Республикасы Законының 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы законнарга кул куелды.
Беренче Закон нигезендә республикада җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен билгеләү тәртибенә ачыклык кертелә.
Икенче Закон нигезендә арендага алына торган мәйдан күләме нормалары гамәлдә булуы һәм дәүләт яки муниципаль милек түләүләрен кичектерү вакыты озайтыла.
Законнар текстлары гаммәви мәгълүмат чараларында рәсми рәвештә басылачак.