news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективына рәхмәтен белдерде

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка Рәхмәт хатын тапшырды

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министры Айрат Фәрраховка Рәхмәт хатын тапшырды. Анда министрлык коллективына Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны оештыруда актив катнашкан өчен рәхмәт белдерелде, дип хәбәр итте “Татар-информ”га министрлыкның матбугат секретаре Гөлнара Сабирова.
“Сезгә Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган чараларны оештыруда актив катнашкан өчен рәхмәтемне белдерәм. Күркәм гамәлләрегез – сугышта һәм хезмәттә батырлык күрсәткән җиңүчеләр буыны якты истәлегенә баш ию һәм олы рәхмәтне белдерү билгесе; ветераннарыбызның лаеклы һәм имин яшәешен тәэмин итү эшенә керткән зур өлешегез. Сәламәтлек саклау министрлыгы коллективы хезмәткәрләренә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, эштә уңышлар һәм иминлек телим”, - диелә әлеге хатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100