news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты суда иминлекне кайгырту юнәлешендәге эшне көчәйтергә кушты

Татарстан Республикасында 2022 ел башыннан алып су объектларында 95 фаҗигале очрак теркәлгән, 69 кеше һәлак булган, шуларның сигезе – балалар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шундый борчулы мәгълүматлар китерде.

Татарстан лидеры сүзләренчә, моның төп сәбәбе – су керү өчен җиһазландырылмаган урыннарда коену. Шуңа бәйле рәвештә, Миңнеханов эштә төп ике юнәлешне атады. Беренчедән, республикада пляжлар һәм су буенда ял итү урыннарын җиһазландыру. Икенчедән, «рөхсәт ителмәгән һәм исерек хәлдә су кергән өчен административ җаваплылыкка тарту юнәлешендәге эшне активлаштыру».

Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100