news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Каравон бәйрәме белән котлады
https://tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Каравон рус халык бәйрәмен уздыру уңаеннан мөрәҗәгать итте.

 «Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне рус халкының үзенчәлекле, ямьле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!

Үткәндәге ерак чорларда ук барлыкка килгән, православие традицияләре белән үрелеп, ярашып халыкның рухи тормышында зур урын алган бу мәдәни вакыйга гүзәл табигате һәм талантлары белән дан тоткан Лаеш җирендә хәзер дә гөрләп уза. Каравон – халык мәдәнияте күгендәге нурлы йолдыз, җан аваздашлыгы, якты уйлар, иҗади күтәренкелек тантанасы.

Бу бәйрәм борынгыдан уздырыла торган Никольское авылында бүгенгебез белән үткәнебез, төрле буын вәкилләре очраша, милли үзаң нигезләре салына. Кадерләп саклап, яшьләребезгә мирас итеп тапшырыла килгән йола җырларында, уеннарда, төрле гореф-гадәтләрдә, халык иҗатында, тылсымлы көзгедәге сыман, рус халкының матурлыкка һәм татулыкка, азатлыкка һәм хакыйкатькә, тынычлыкка һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән килешеп яшәргә, Илаһ һәм табигать белән бербөтенлек хисен тоярга омтылу кебек иң күркәм сыйфатлары ачык чагылыш таба.

Николай храмы кыңгырауларының моңлы чыңы, озын көйләр яңгырый, кулга-кул тотынышкан кешеләр түгәрәк ясап салмак кына атлый, аларның сафына төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре өстәлеп, әйлән-бәйләннең колачы киңәя бара. Быел Каравон фестиваль форматында утызынчы тапкыр уздырыла, бу исә – борынгы тантананың башлангычы, аның традицияләре турында фикер алышу, шатлыклы мизгелләр кичерү өчен менә дигән форсат.

Илебез халыкларының һәм этник берлекләренең үзенчәлекләрен, милли-мәдәни төрлелеген саклауны да максат итеп куйган Россия халыкларының мәдәни мирасы елында Каравонны уздыру аеруча истәлекле вакыйга булачак. Бәйрәмнең кунакларына, анда катнашучыларга, күтәренке кәеф, тынычлык, бәхет, игелек һәм иминлек телим.

Киң мәйдан сиңа, Каравон!» диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100