news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Татарстан Президенты республиканың социаль-икътисади тормышының актуаль проблемалары буенча киңәшмә үткәрде

^Татарстан Президенты республиканың социаль-икътисади тормышының актуаль проблемалары буенча киңәшмә үткәрде

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты республиканың социаль-икътисади һәм сәяси тормышының актуаль проблемалары буенча киңәшмә үткәрде. Анда Татарстанның министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Минтимер Шәймиев хәзерге вакытта илдә дәүләтнең җәмгыятьтәге кискен социаль проблемаларны чишү өчен реаль финанс мөмкинлекләре барлыкка килүе белән бәйле уңай вакыйгалар күзәтелүен билгеләп үтте. “РФ Президенты инициативасы буенча сәламәтлек саклау, мәгариф, ипотека кредиты, демография һәм башка өлкәләр буенча федераль масштабтагы милли проектлар пәйда булды. Татарстан әлеге әһәмиятле проектларда үз урынын табарга тиеш, - дип ассызыклады ул. – Без Казанның 1000 еллыгына күп эшләр башкардык һәм хәзер темпларны акрынайтмыйча алга бару бик мөһим”. Аның фикеренчә, республиканың барлык министрлык һәм ведомстволары кичекмәстән Татарстанның бу федераль проектларда катнашу формаларын эшкәртү белән шөгыльләнергә тиеш.

Киңәшмәдә шулай ук ТР муниципаль берләшмәләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек барышы турында фикер алышынды. “Барлык дәрәҗәдәге җирле үзидарә органнарына сайлаулар быелгы формада республика тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Аларның нәтиҗәләренә республиканың һәрбер кешесенең иминлеге бәйле”, - дип искәртте Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, сайлау комиссияләренең әзерлек дәрәҗәсе аларның законлылыгын да билгеләячәк.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм башка рәсми затлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100