news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург татарлары белән очрашты
Очрашуда ТРның төньяк башкаладагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Санкт -Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Рәис Яркәев һ.б. катнашты
Скопировать ссылку
(Санкт-Петербург, 18 июнь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Амбассадор" кунакханәсе ресторанында төньяк башкалада яшәүче милләттәшләр белән очрашты. Рөстәм Нургали улы Санкт-Петербургка XIV икътисадый форумында катнашу өчен килде. Рухи башкалабыз Казаннан килгән олуг кунак белән очрашуга Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин, Санкт -Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте (җитәкчесе Рәис Яркәев), Санкт - Петербург һәм Ленинград өлкәсе төбәкара Татар милли- мәдәни җәмгыяте (җитәкчесе Рәшид Мәһдиев), Ленинград өлкәсенең Тосно "Изге юл" (Иниятулла Кутуев), Кронштадт "Татулык" (Раил Әхмәтов) милли җәмгыятьләре вәкилләре, "Петербург Сабантуе" фонды президенты Ирек Галиев, "Нур плюс" оешмасы җитәкчесе Ринат Мәһдиев, мөфти Җәфар Пончаев, ветераннар, рәссамнар, артистлар, җәмәгатьчелек активистлары, "Нур - Свет", "Нур - Петербург", Татар - Информ" хәбәрчеләре килгән иде. Очрашуда шулай ук Казан ягыннан "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов, ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрчеләре катнашты. Кичәне җырчылар Софья Ялышева, Альберт Әсәдуллин, Эдем Үмәров, Тимур Әбдекәев, пианист Ринат Шакиров бизәде.
Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасында төньяк башкалага беренче килүе. Шунлыктан Петербургтагы милләттәшләрнең "яңа" республика җитәкчесе белән кызыксынуы аңлашылды. Гәрчә, Рөстәм Нургали улы биредәгеләргә күптән таныш. ТР Президенты җиткергән уй-фикерләрнең Санкт - Петербургта яшәүче татарларныкы белән аваздаш булуы да табигый яңгырады. Иң зур борчылу, әлбәттә, туган телнең акрынлап юкка чыга баруы. Олы, рәсми кунак белән очрашуга билгеләнгән вакыт бик тиз үтте. Ике як та бер-берсенә уңышлар теләде, бергәләп фотога да төштеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2