news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Осиновода завод төзү буенча халык белән очрашу уздырырга кушты

Очрашу иртәгә, 19 декабрьдә, иртәнге сәгать 8дә инициатив төркемнең биш вәкиле катнашында узачак.

Татарстан Президенты Осиновода завод төзү буенча халык белән очрашу уздырырга кушты
архив

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов калдыкларны термик зарарсызландыру заводы төзелеше буенча фикер алышу өчен Казан һәм Осиново бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашу оештырырга кушты. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

Элегрәк Татарстан Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенә хат килгән иде. Авторлар — Татарстан башкаласында яшәүчеләр завод төзелеше мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен республика җитәкчелеге белән очрашу үткәрүне сорый.

«Президент мөрәҗәгатьне карап чыкты һәм очрашуны республиканың беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллинга, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриковка һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшинга йөкләде», — дип сөйләде Галимова.

Очрашу иртәгә, 19 декабрьдә, иртәнге сәгать 8дә инициатив төркемнең биш вәкиле катнашында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100