Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Эхо Москвы" радио тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Эхо Москвы" радио тыңлаучыларының сорауларына җавап бирде
(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Эхо Москвы" радиостанциясенең турыдан-туры эфирында унбишләп сорауга җавап бирде.
Сөйләшү вакытында Россия Президенты тарафыннан төбәк җитәкчеләрен билгеләүгә мөнәсәбәте, яңа президентлык срогының алдагыларыннан аермасы, Татарстанның перспективалары, ислам факторы һ.б. төп тема булып торды. Минтимер Шәймиев 30 минуттан артык "Эхо" радиотыңлаучылар радиостанция сайтында берничә көн дәвамында биргән сорауларга җавап бирде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан лидерына Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларыннан - Казан һәм Мәскәү, Чиләбе һәм Волгоград, Себер, Түбән Новгород өлкәсе, Төркия, Финляндия, Канада, АКШ, Германия, Япониядән 70тән артык сорау килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз