news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты мәктәпләр турында: Дистантка китәргә дигән планнар юк

Мәктәп эшләргә тиеш, чөнки дистант тәҗрибәсе бернинди яхшы нәрсә дә бирмәде, диде ул.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә, омикрон-штамм таралу сәбәпле, коронавирус белән авыручылар санының кабаттан артуы шартларында, мәктәпләр эшен оештыру турында сөйләде. 

Киңәшмә барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте. 

«Иң мөһим һәм проблемалы тема — ковид. Агымдагы атнада авырулар саны шактый артты», — диде Татарстан Президенты. Авырулар санының кабат артуын ул «омикрон» варианты чыгу белән бәйләп аңлатты.

  «<…> санитар-эпидемиологик  таләпләрне төгәл үтәргә кирәк. Барыннан да элек — шәхси саклану чараларын куллану, социаль дистанцияне үтәү, элемтәләрне чикләү. ОРВИның беренче билгеләре күренү белән үк үз-үзеңне изоляцияләү принцибын үтәү мәҗбүри. Һәм массакүләм чараларны чикләргә кирәк», — дип, Миңнеханов.йогышлы авыруның таралуына каршы көрәш чараларын санап үтте.

Яңа штаммның өлкәннәр арасында гына түгел, балалар арасында да тиз таралуын билгеләп үтеп, республика җитәкчесе «үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлаган иртәнге фильтрлар эшен [мәктәпләрдә] катгый рәвештә үтәүне» таләп итте. 

Иртәнге фильтрлар күп авыручыларны ачыкларга мөмкинлек биргән, шул исәптән, укытучылар арасында да. 

«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе белән берлектә, бу мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк», — ди республика башлыгы.

Президентның матбугат хезмәте язуынча, Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне дистанцион укытуга күчерү буенча планнар булмавын да әйткән. «Дистантка китәргә бернинди планнар юк. Ләкин карарларны, бурычларга бәйле рәвештә, шунда ук кабул итәргә [кирәк]. Бәлки, һичъюгы — классны ниндидер вакытка, яки атнага чыгарып яки күчереп торырга кирәк булырга мөмкин. Мәктәп эшләргә тиеш, чөнки дистант тәҗрибәсе бернинди яхшы нәрсә дә бирмәде. Ата-аналарның күпчелеге дә мәктәптә балаларның игътибар үзәгендә күбрәк булуын аңлый», — дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты шулай ук карантиндагы балаларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тоту үтенече белән ата-аналарга мөрәҗәгать итте — алар җәмәгать урыннарында йөрергә тиеш түгел. Күп очракта «Омикрон»ны балалар алып кайтуын гаилә аңларга тиеш», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100