news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Президенты кризиска каршы чаралар буенча илкүләм киңәшмәдә катнашты

Төп бурыч — реаль секторга ярдәм итү, аның үсешенә стимулны саклап калу, дип юнәлеш бирде Дмитрий Медведев

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев социаль-икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү чаралары буенча төбәк башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук анда беренче вице-премьер Игорь Шувалов, вице-премьерлар Ольга Голодец һәм Аркадий Дворкович, финанслар министры Антон Силуанов һәм икътисади үсеш министры Алексей Улюкаевлар да бар иде.

РФның кризиска каршы планы, Д.Медведев сүзләренчә, сәнәгать, агросәнәгать комплексы һәм инновацияләр үсешенә шартлар булдырырга тиеш. Планга, икътисади вазгыятькә карап, үзгәрешләр кертелеп торачак. Шуңай бәйле рәвештә, ул катнашучыларны федераль һәм төбәк планнарына үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәрен әзерләргә өндәде. «Ахыр чиктә тотрыклы икътисади үсешкә шартлар булдырырга кирәк, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев. - Система булдыручы предприятиеләрнең дәүләттән матавыксыз ярдәм алулары мөһим. Акча хәзер – алтын бәясенә. Без аны бирәбез икән, алучыга тиз арада җиткерергә кирәк», - диде Россия Хөкүмәте башлыгы. Аның сүзләренчә, мондый процедураларга минималь башкару вакытын ике атна итеп билгеләргә кирәк. Дмитрий Медведев, төбәкләргә инвестицияләр үсешен тәэмин итү һәм яңа производстволар булдыру өчен, салымнарны киметергә өндәде.

«Әлбәттә, агымдагы мәсьәләләр бар, төбәкләрдә салымнарны киметү буенча инициативаларны туктатып тору теләге дә бардыр, һәм моңа аклану өчен сәбәпләр табу авыр түгел – төбәк бюджетларын формалаштыру катлаулылыгы, социаль проблемалар, - дип аныклады Д.Медведев. – Шул ук вакытта, салымнарны киметеп, без инвестицияләр һәм яңа проектларга, димәк, киләчәктә салым базасын үстерүгә реаль стимуллар булдыруыбызны онытырга ярамый».

РФ Премьер-министры сүзләренчә, Россия компанияләре продукциясенең рубль курсы кимүе аркасында кайбер өлкәдә эчке һәм тышкы базарда көндәшлеккә сәләтлекләре артты. «Моңардан мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк – чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебезнекен файдалануны дәвам итәргә, ул хәзер кайбер секторларда сизелә: торбалар, күмер, корыч, азык-төлекның аерым төрләре. Төп бурыч — реаль секторга ярдәм итү, аның үсешенә стимулны саклап калу», - дип шәрехләде Д.Медведев. Аның фикеренчә, кешеләр мәсьәләләр хәл ителгәнен күрергә тиешләр. Гражданнарга адреслы социаль ярдәм күрсәтү юнәлешен дәвам итәргә кирәк.

«Кризис планнары башкарылуның төп шарты – безнең икътисади хисапларда гади кешеләр ихтыяҗларын онытырга хакыбыз юк, әлбәттә, кризис аларга инде бәрде, беренче чиратта, рубль көчсезләнүе һәм азык-төлек инфляциясе аркасында. Кризис вакытында дәүләт һәм җәмгыять тарафыннан өстәмә ярдәмгә мохтаҗлар турында уйларга кирәк. Ярдәм уйланылмаган булмасын, ул адреслы булырга тиеш», — дип әйтте Д.Медведев.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  кризиска каршы берничә чара тәкъдим итте. Ул шулай ук Дмитрий Медведев игътибарын ашламаларга бәяләр артуга да юнәлтте.  РФ Хөкүмәте Рәисе, Рөстәм Миңнеханов чыгышын шәрехләп, берничә мәсьәлә буенча монополиягә каршы хезмәткә йөкләмәләр бирелгәнлеген хәбәр итте. «Базар ачык булуы аңлашыла, экспорт товарлары бар, шулай да, җитештерүчеләр илдәге вәзгыятьне истә тотарга тиешләр. Металлар һәм ашламаларга килгәндә, бу мәсьәлә өстендә эшләячәкбез», - дип өметләндерде Д.Медведев.   

news_right_1
news_right_2
news_bot