Татарстан Президенты Kravt Group компаниясен гамәлгә куючыларның берсе белән очрашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Камчатка крае Законнар чыгару җыены депутаты Игорь Евтушок белән очрашты.
Алар «кайбер юнәлешләр буенча, шул исәптән төзелештә, алга таба хезмәттәшлек итү адымнары» турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин, «ТатКравтИнвест» компаниясе генераль директоры Валерий Кравцун һәм башкалар катнашты.