news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Казанның киләчәк мәктәбе саналган 19 нчы гимназиясендә булды

Мәгариф өлкәсендәге Сингапур тәҗрибәсен Рөстәм Миңнеханов үтә кызыклы дип саный

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 19 нчы гимназиясендә булып, анда белем бирү, укучыларның туклану, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре белән танышып йөрде. Аны исә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урыбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин озатып йөрде.

Аерым алганда, Президент Идел буе районындагы шушы гимназиянең башлангыч класслар, физика, математика, химия, татар һәм инглиз телләре кабинетларында, информатика үзәгендә һ.б. бүлмә-кабинетларында, спорт залларында (алар әйбәт итеп җиһазландырылган, ишегалдында хоккей тартмасы гамәлдә, балалар дистәгә якын спорт төре белән шөгыльләнә), ашханәдә (анда “швед өстәле” рәвешендә теләгән ризыгыңны сайлап алырга була, исәп-хисап электрон карта аша ясала) булып, балалар һәм укытучылар белән аралашып, күргәннәреннән бик канәгать калды.

19 нчы гимназиядә мультимедиа технологияләренең иң заманчалары кулланыла, гомумән, бу урта гомумбелем бирү мәгариф учреждениесе югары технологияләр мохитендә яши. Әйтик, физика дәресе кебек төгәл фәннәр инглиз телендә уза, балалар сорау-җавап рәвешендә ноутбук аша дөньяның башка кыйтгасындагы укытучы белән, күзгә-күз аралашып дигәндәй, дәрес ала. Дөньяның алдынгы тәҗрибәсен киңрәк куллану йөзеннән, Сингапур-Татарстан-19 нчы гимназия арасында үзара төзелгән уртак килешү нигезендә физика буенча инглиз телендә дәреслекләр алынган, алга таба химия һәм биология дәреслекләре алдыру күздә тотыла, дип белдерде үзе дә Сингапурда тәҗрибә туплап кайткан гимназия директоры Ренат Заманов. Класслар исә профильле: 5се социаль-икътисади юнәлешле һәм мәгълүмати-технологик, спорт-оборона, химик-биологик юнәлешлеләре - 1әр.

Татар теле кабинетында “Глобальләшү шартларында туган телнең роле” темасына Интернет аша барган Казан-Мәскәү-Красноярск-Свердловск-Воткинск видеокүперендә катнашып, республика җитәкчесе 19 нчы гимназияне тәмамлап Мәскәү дәүләт университетында белем алучы Татьяна исемле кыз белән татарча аралашты, югары белем алгач Казанга әйләнеп кайтырга өндәде. Шушы ысул белән 15-20ләп кеше татар теле буенча виртуаль дәрестә катнаша ала икән. 6 нчы һәм 9 нчы классларның бергә уздырылган дәресе барышында Р.Миңнеханов туган теле рус булган укучыларның татар теленнән туплаган белемнәрен чамалап, әңгәмәләшеп алды. Гомумән, гимназиядә инглиз, кытай, испан, француз кебек чит ил телләре өйрәнелә, чит илләрдән укытучылар китертеп укыттыру гамәлдә, шулай ук инглиз телен америкалы мөгаллим Флоридадан торып Интернет-дәресләр ярдәмендә укыта (дәрес барышын Президент та карады). Гимназиянең инглиз теле укытучысы Таиландка барып, андагы балаларга инглиз теле укыткан, быел апрельда таиландлылар үзләре килергә җыена. Сингапур белән исә элемтәләр ныгый бара: июль-август айларына янә чакыру булган. Шул рәвешле, 19 нчы гимназия инде халыкара киңлектә позицияләрен ныгыта.

Бүген 2 сменага бүленеп 56 класста укучы 1590 балага (ел да беренче класска 500 тирәсе бала арасыннан 150ләп бала сайлап алына) 107 педагог белем бирә, шуларның 21е югары, 42се беренче, 11е икенче категорияле һ.б. Арада яшь белгеч-аспирантлар, хәтта фән кандидатлары бар: 2006 елда алар берсе дә эшләмәгән, бүген – дистәгә якын; 2006 елда 1 яшь белгеч исәпләнгән, бүген – коллективның 35 проценты яшь белгеч; тагын чит ил укытучылары-белгечләреннән хәзер 5 фән докторы, профессор шушы гимназиядә хезмәт куя һәм чит илләрнең дистәгә якын яшь белгече эшли.

“Сингапур инглиз телен үзләштерүе ярдәмендә дөнья мәйданында икътисади, сәяси һ.б. төрле өлкәләрдә алга чыкты, ул илдә белем бирүдә иң мөһиме – укытучы һәм аның үзлектән үсеш куәте булу икәнен яхшы аңлыйлар. Аларны бездәге совет чорыннан соңгы мәктәп кызыксындыра, чөнки Россиядә фундаменталь белем югары дәрәҗәдә булганлыгын алар белә. Болардан тыш, сингапурлылар безнең гимназиянең төрле төбәкләр белән Интернет ярдәмендә БДБ илләре һәм Көнчыгыш Европа, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек Россия мәктәпләре белән аралаша алуыбыз кызыксындыра. Багланыш-элемтәләр урнаштыруда, аларны ныгытуда Татарстан Хөкүмәте, Казан мэриясе, ата-аналар зур ярдәм күрсәтә: без хуҗалык итү, исән калу-калмау өчен көрәш проблемаларын белмибез дә. Ә инде гимназия дәрәҗәсендә генә андый халыкара элемтә урнаштырып булыр иде микән, һәрхәлдә, бу бик катлаулы", -  дип, җитәкчелеккә рәхмәт сүзләрен җиткерде директор Р.Заманов. Мәгариф өлкәсендәге Сингапур тәҗрибәсен Президент Рөстәм Миңнеханов үтә кызыклы дип санавын белдерде.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100