^Татарстан Президенты исеменә РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан котлау телеграммасы килде
^Татарстан Президенты исеменә РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан котлау телеграммасы килде
(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеевтан республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыю уңаеннан котлау телеграммасы килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Телеграммада, аерым алганда: “Соңгы елларда Татарстан Республикасы алдынгы технологияләр кертү һәм уңышлылыкны арттыру исәбенә, бу культураны игү күләмен ышанычлы арттыра. Шуның ярдәмендә республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында чөгендернең иң югары уңышына ия һәм илдә дә бу күрсәткеч буенча иң яхшылар рәтендә. Татарстан хезмәтчәннәренең шикәр чөгендере җитештерүдә ирешкән күрсәткечләре республика агросәнәгать комплексы эше нәтиҗәлелеген арттыру буенча җитәкчелек кайгырту нәтиҗәсе булып тора”.
А.Гордеев шулай ук Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә, республика Хөкүмәтенә, галимнәргә, белгечләргә югары хезмәт нәтиҗәләре өчен рәхмәт белдергән.