Татарстан Президенты фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшырачак
Тантаналы чара көннең беренче яртысында Казан Кремлендә уза.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның Дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы була. Лауреатлар үз бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алачак, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясен тапшыру турында Указ республика Президенты тарафыннан узган елның 16 ноябрендә имзаланган. 2017 елда конкурска тәкъдим ителгән 12 эшнең 5се шушы бүләккә лаек дип табылган.