news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Чистай районы аграрийлары белән очрашты

Татарстан Президенты Чистай районы аграрийлары белән очрашты
tatarstan.ru

Бүген, 16 майда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай районында язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Ул шулай ук хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм җирлек башлыклары белән очрашты.

Миңнеханов авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алышты һәм авылда яшәүчеләр белән очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Чистай районында авыл хуҗалыгына ярдәм өчен федераль һәм республика бюджетыннан 61,2 миллион сум бүлеп бирделәр. Бу акча терлек баш санын арттырырга, азык сатып алуга, фермаларда ремонт ясау һәм җиһазлау, техника сатып алуга сарыф ителәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100