news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты берничә законга кул куйды

Законнар нигезендә ТР муниципаль берәмлекләре чикләренә төгәллек кертелә, “Татарстанның милли китапханә фонды” төшенчәсе кертелә

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). 2010 елның 17 маенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның җиде законына кул куйды.
Алар арасында “Арча шәһәре” һәм “Төбәк-Чокырча авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләрен оештыру турында”гы Закон, Арча һәм Саба муниципаль районнары һәм алар составына керүче аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен үзгәртү хакындагы закон, шулай ук “Территорияләрнең чикләре һәм муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләү турындагы Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында”, “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләренә һәм “Балык Бистәсе муниципаль районы” муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен һәм статусын билгеләү турында” ТР законына үзгәрешләр кертү хакында”, шулай ук “Китапханәләр һәм китапханә эше турында”, “Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны һәм (яки) башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында”, “Халык һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында”, “Авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләрнең уңдырышлылыгы турында”гы ТР законнарына һәм ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү хакында” законнар бар.
Беренче закон “Арча шәһәре” һәм “Төбәк-Чокырча авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләрен оештыруны күздә тота, шулай ук республиканың кайбер муниципаль берәмлекләре чикләренә төгәллек кертә.
Икенче закон нигезендә, Уракчы авыл җирлеге территориясендә яңа торак пункт – Наратлы авылы оешуга бәйле рәвештә, Балык Бистәсе муниципаль районының Биектау һәм Уракчы авыл җирлекләре чикләренә төгәллек кертелә. Өченче закон тарафыннан “Татарстанның милли китапханә фонды”, “китап һәйкәлләре” төшенчәләре, үзәк район китапханәсе статусын бирү тәртибенә төгәллек кертелә, шулай ук аныклау характерындагы башка үзгәрешләр кертелә.
Дүртенче закон нигезендә йорт төзүчеләрдән эшчәнлекләре турында хисап алуның формаларын һәм тәртибен билгеләүче дәүләт хакимияте органына төгәллек кертелә.
Бишенче закон тарафыннан, федераль закон таләпләре нигезендә, халык һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә җирле үзидарә органнарының вәкаләтләренә һәм закон терминологияснә төгәллек кертелә.
Алтынчы закон нигезендә авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җир кишәрлекләренең туфрагы, агрохимикатлар һәм пестицидларны мәҗбүри сертификатлаштыруга альтернатива сыйфатында тәңгәллекне декларацияләү процедурасы кертелә.
Җиденче закон тарафыннан, федераль закон таләпләре нигезендә, ТР Экология кодексы терминологиясенә, шулай ук калдыкларны чыгару һәм хуҗалык эшчәнлекләре нәтиҗәсендә кадыклар хасил булган эшкуарлык субъектларына карата гамәлдәге таләпләргә төгәллек кертелә.
Закон текстлары рәсми рәвештә гаммәви мәгълүмат чараларында басылып чыгачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.




news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100