Татарстан Президенты бүген ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Туры трансляцияне "Татар-информ" МА сайтыннан карап була
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген сәгать 10да V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 11 нче утырышы була. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итүе көтелә.
Рөстәм Миңнеханов юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы сәясәте торышы турында сүз була.
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында барачак үтә мөһим чарага хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре, рәсми затлар һ.б. чакырылган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның еллык юлламасын туры трансляциядә "Татар-информ" МА сайтыннан карап булачак.
Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына беренче юллама белән 2010 елның 13 октябрендә мөрәҗәгать иткәнлеген искәртик.