news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты Әхмәт Кадыров каберенә барды

Татарстан Президенты Әхмәт Кадыров каберенә барды
ТР Президенты матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Әхмәт Кадыров каберенә барды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасының Беренче Президентын хөрмәтләп искә алды. Искә алу намазы укылды, дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.

Татарстан Президенты үзенең Telegram-каналында: «Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыровның каберенә бардым! Аны догалар белән искә алдык. Аның бөтен тормышы –  үз халкы хакына батырлык иде!» – дип язган.

«Татар-информ» Татарстан Президентының эш визиты белән Чечняга килүе турында хәбәр иткән иде. Аэропортта аны республика башлыгы Рамзан Кадыров каршы алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100