Быел Татарстан пляжларына ял итүчеләр агылыр дип көтәләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов белдерде.
«Без быел су кырында ял итәргә яратучылар яр буена агылыр дип көтәбез. Бу, әлбәттә, илебездә һәм дөньядагы хәлләр – чит илгә чыгуны чикләүләр белән дә бәйле. Республика хакимияте кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен барысын да эшли, әмма үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләре үтәлмәсә, бу мәгънәсез», – диде ул.
Хәзерге вакытта республикада пляжларны 1 июньнән ачу өчен әзерлек эшләре бара. Венедиктов сүзләренә караганда, уңайлы шартлар булса, быел 61 пляж ачылачак. Узган елны алар 48 генә булган.
«Агымдагы елда Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә 49 пляж инде исәпкә куелган, аларның утыз җидесе – муниципаль, җидесе – ял базалары территориясендә яки ведомстволарныкы һәм бишесе – сәламәтләндерү лагерьлары территориясендә», – дип сөйләде Венедиктов.