Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөселманнары Лаеш районы имам-мөхтәсибе белән хушлашты
Бүген Лаеш районында әлеге төбәкнең хөрмәтле имам-мөхтәсибе, күренекле дин әһеле Рәүһәт хәзрәт Гатауллин белән хушлаштылар. Рәүхәт хәзрәтнең женазасы бүген өйлә намазыннан соң Лаеш районы Усад авылы мәчетендә узды. Аның белән хушлашырга республика имам-мөхтәсибләре, Лаеш районы мәчетләре имамнары, дуслары һәм туганнары килде. Женаза намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде, диелә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзрәтнең вафаты сәбәпле кайгы уртаклашты. «Татарстан Диния Нәзарәте олы югалту кичерә: безнең арадан мөхтәрәм дин әһеле, Лаеш районының хөрмәтле имам-мөхтәсибе Рәүһәт хәзрәт Гатауллин китте. Аның бөтен тормышы Аллаһ юлында була. Республикабызда динебезнең асыл кыйммәтләрен таратуга ул гомеренең күп елларын багышлады: башта Мамадышта 12 ел мөхтәсиб булып хезмәт итте, аннан 22 ел буе Лаешта ислам үсеше өчен тырышты».
Рәүһәт хәзрәт туган авылы Олы Кибәхуҗа зиратында җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз